Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда исерек килеш скутер белән идарә иткән ир-ат хөкем ителде

Азнакай шәһәр прокуратурасы 28 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Ул административ җаваплылыкка тартылган килеш юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепләнә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2019 елның маенда ул исерек килеш машина белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартыла. Әмма бөкрене кабер генә төзәтә, диләр. Тиешле нәтиҗә чыгармаган азнакайлы сентябрь аенда салып алган килеш скутер белән идарә итә һәм хокук сакчылары кулына “эләгә”.

Суд карары нигезендә ул 240 сәгать мәҗбүри эшкә тартыла. Өстәвенә, аңа 2 ел дәвамында җәяү йөрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев