Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда энесе абыйсын пычак белән кадап үтерүдә гаепләнә

37 яшьлек азнакайлы үги абыйсын үтерүдә гаепләнә, бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Кичә 20.00 сәгатьтә Азнакай ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм хезмәтеннән Төзүчеләр урамындагы фатир хуҗасын пычак белән яралап үтерүләре турында хәбәр ала.  

Урынга чыккан Росгвардия вәкилләре идәндә яткан җансыз гәүдәгә тап була. Бу вакытта фатирда тагын бер исерек ир дә була. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре аны тоткарлый һәм полициягә тапшыра.Тикшерү барышында кулга алынган ир-егетнең үтерелгән 42 яшьлек фатир хуҗасының үги энесе булуын һәм аны үтерүдә турыдан-туры катнашы барлыгын ачыклый. Ул көнне иртән ул абыйсы янына кунакка килгән, алар кичкә кадәр спиртлы эчемлекләр кулланып, кәеф-сафа корып утыралар. Табында ызгыш килеп чыга. Үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау барышында 37 яшьлек кунак өстәлдән пычак ала һәм берничә тапкыр туганының күкрәгенә кадый. Алынган яралардан хуҗа кеше шунда ук үлә.

Хокук сакчылары бер җирдә дә кан эзләрен тапмый, тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче җинаять эзләрен яшерергә уйлаган.

Җинаятьче үз гаебен танымаган. Аңа карата «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять ачылган.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев