Азнакайда электр гирляндасы янгын сәбәпчесе булган
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда электр гирляндасы янгын сәбәпчесе булган

Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. 

Кичә шәһәрнең Солтангалиев урамындагы 27 йорт адресы  буенча бүлмә яна. Янгын сәбәбе - электр гирляндасын кулланган вакытта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен сакламау.

Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. 

- Яңа ел бәйрәмнәрен һәрберебез көтеп ала. Бу көннәрдә күпләребезнең фатир-йортларын чыршылар бизи. Күпләребез аларга электр гирляндалары куйганнан соң, кызганыч, саклык чаралары турында оныта, - ди район буенча янгын хәвефсезлеге һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов. - Иминлегебез үзебезнең кулда булуын истә тотсак иде.


Нет комментариев