Кичә кичке якта Актүбә-Карабаш юлында һәлакәт булуы турында хәбәр иткән идек.
Анда “КамАЗ” автомобиле шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм юлдан барган җәяүлене бәрдерә.

Каза күрүче – Благодатный бистәсендә яшәүче хатын-кыз. Ул Әлмәт шәһәре сырхауханәсенең реанимация бүлегенә җибәрелә.
Караңгыда юлдан барган җәяүленең үзе белән яктылык кайтаргыч элементлары булмавы да билгеле.

Нет комментариев