Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда 60 яшьлек ир-ат янган трактордан сикереп төшеп исән калган 

Беренче мәгълүматлар буенча, тракторның мотор өлешендә янгын механизм һәм системалар  төзексез булу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 

Кичә районда Азнакай – Чәкән автоюлы буенча хәрәкәт иткән “Белорус” тракторы яна башлый. Шофер сикереп төшәргә җитешә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт урынына килгән 87 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ут капкан тракторны 23 минут эчендә сүндерәләр. 

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын тракторның мотор өлешендә төзексезлекләр булу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 

Тәненең арка һәм җилкә өлешләре пешкән 60 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм машинасы сырхауханәгә илтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев