Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда 35 яшьлек хатын  Бөек Ватан сугышы ветеранын талаган

Спиртлы эчемлекләр кулланган азнакайлы 95 яшьлек ветеранны егып салып, кесәсеннән акчасын урлый.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы  буенча тикшерү органнары тарафыннан 35 яшьлек азнакайлыга карата җинаять эше ачылган. 

Тиешерү нәтиҗәләре буенча ул агымдагы елның апрелендә, исерек килеш, акча алып тору нияте белән, үзенең танышына керә. Аны 95 яшьлек ветеран каршы ала. Өлкән кеше аның чыгып китүен сорый, әмма азнакайлы аның кофта кесәсендә кулъяулык  булуын абайлап ала һәм ветеранны идәнгә егып, 50 мең акчасын алып чыгып йөгерә.

Тикшерү материаллары Азнакай районара тикшерү бүлегенә бирелгән, бүген әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган.

Гаепләнүче кулга алынган. Ул үз гаебен тулысынча таный. Урланган акчаны ул спиртлы эчемлекләргә һәм шәхси ихтыяҗларына сарыф итә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев