Кичә 14.35 сәгатьтә 87 нче янгын частена шәһәрнең Горький урамында ишегалды куралтылары януы турында хәбәр килә.
Янгын сәбәпләре әлегә ачыклана, каза күрүчеләр юк.
– Электр челтәрләренә авырлык китермәскә тырышыгыз. Кулдан ясалган җылыткыч приборлар кулланудан да сакланыгыз. Электр җиһазларын кулланганда иминлек кагыйдәләрен истә тотыгыз, – ди Азнакай районы буенча янгын хәвефсезлеге һәм профилактика бүлеге җитәкчесе булат Шәйхетдинов.
Нет комментариев