Азнакай районында 40 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай районында 40 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган

Әлмәт кунагы Тымытык авылындагы туганнарына бәрәңге утыртырга килгән була. 

Тымытык авылында Әлмәттә яшәүче 40 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Аның муенында һәм корсагында киселгән-кадалган эзләр була.   

Тикшерү барышында аның бирегә туганнары янына бәрәңге утыртырга ярдәм итәргә килгәнлеге ачыклана. 

Эш беткәннән соң алар бераз “ял итеп” алалар. Бераздан туганнарның бер өлеше таралыша, ә 72 яшьлек хуҗа һәм Әлмәт кунагы йортта кала, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

Иртән өй верандасында 40 яшьлек туганының мәетен апасы табып ала. Ә йорт хуҗасы, аңсыз килеш, мунчада табыла. Аңа ис тигән була. 

Оператив-тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре хуҗаның спиртлы эчемлекләр кулланганна соң үзен агрессив тотуын ачыклый. Улына да берничә тапкыр пычак күтәргән булган. 

Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган.

Фото: архив

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев