Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай полициясе Нигерия мошеннигын кулга алган

25 яшьлек нигерияле, Азнакайда яшәүче ир-атны алдап, 524 мең сум акчасын үзләштергән була. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең дежур частена 60 яшьлек ир-ат үзен алдаулары турында гариза яза. 

Тикшерү барышында аның Интернет аша бер кыз белән танышуы ачыклана. Ул үзен качкын статусындагы кеше булуын билгели. Яңа танышы азнакайлыга үлгән әтисенең исәп-хисап счетында 6 миллион долларга якын акчасы булуын, аны кайтару өчен күпмедер финанс ярдәм кирәклеге турында әйтә. Милек акчасын алган очракта, аның 20 проценты азнакайлыга күчәргә тиеш була. 

Әлеге кызга ышанган ир-ат аңа 524 мең сум акча күчерә. Берникадәр вакыттан, билгеле, акчадан да, яңа таныштан да җилләр исә.  

Оператив чаралар барышында мошенникның 25 яшьлек Нигерия егете булуы ачыклана. Ул Ленинград өлкәсендә яшәгән була. Азнакайлының акчасын акыллы баш үз кирәк-ярагына туздырып бетерә.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Фото: https://16.мвд.рф/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев