Азнакай кешесенең 128 мең сум акчасын урлаганнар
Мошенникның соңгы сүзе “Бәхет акчада түгел” була.
Район эчке эшләр бүлегенә азнакайлы 128 мең сум акчасын урлаулары хакында гариза яза.
Оператив тикшерү барышында ачыкланганча, аңа “банк” хезмәткәре шалтыратып, картасыннан кемнеңдер акча урларга җыенуы турында хәбәр итә. Акчасын югалтудан курыккан хатын мошенник кушканны эшләп, 98 мең сум акчасын икенче счетка күчерә. “Банк” хезмәткәре әле моның белән генә туктап калмый, алданучының тагын башка картасында да акчасы барлыгын белеп, анысын да күчерергә күндерә. Шулай итеп 29 мең сум акча да икенче җиргә “китә”. Соңыннан мошенник каза күрүчегә билгеле бер банкка мөрәҗәгать итеп, “Бәхет акчада түгел” дигән сүзләрне әйткәннән соң үзенең акчаларын ала алуы турында белдерә дә бөтенләйгә юкка чыга.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев