Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай кешесе кибеттәге саклау камерасында калдырылган азык-төлекне урлаган

Кибеттәге саклау камерасын ачып, андагы азык-төлекне урлаган ир-атка карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 

Бу хакта Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Росгвардиянең Азнакай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенә шәһәр кибетләренең берсеннән сигнал килә. Урынга чыккан хокук сакчыларына 48 яшьлек хатын-кыз супермаркеттагы саклау шкафында калдырылган азык-төлек салынган пакетын урлаулары хакында белдерә. Әлеге кибеткә кергәндә ул пакетын бикләп киткән булса да, кире әйләнеп килгәндә шкаф инде ачык, ә андагы пакеттан “җилләр искән” була. 

Росгвардия вәкилләре видеокамера язмалары аша азык-төлекне кибеткә килүчеләрнең берсе урлавын ачыклый. Ул бикне ватып, пакетны алып китә. Караклыкта шикләнелгән кешенең өенә барган хокук сакчылары исерек хәлдәге ир-атны подъезд төбендә тоткарлый. Сораштыру вакытында ул пакетны үзенең дустына бирүе турында әйтә. Бүген аңа карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев