Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлыларны янгын куркынычы турында кисәтәләр

Көннәрнең кинәт кенә җылытып җибәрүе, кызу һәм коры һава янгын куркынычын бермә-бер арттыра.

Бу чорда коры үләннәргә ут төртү очраклары да күбәя.

“Узган елгы үләнне яндырсаң, яңадан ул тизрәк үсә”, – дип уйлаучылар ялгыша. Коры үлән яшь үсентеләр өчен каршылык тудыра алмый. Корыган үләнне яндырган очракта, киресенчә, җирнең уңдырышлылыгы гына бетә. Үлән дә акрынрак үсә башлый, утта күпме бөҗәк, кошлар һәлак булы?!

Шуны истә тотыгыз, урман буйларында, торак пунктлар янында коры үләнгә ут төртү аянычлы тәмамланырга мөмкин. Ел саен илебездә ничәмә-ничә гектар урман юкка чыга, тулы авыллар янып бетә. Мондый афәт безнең районны да урап узмый.

Хөрмәтле район халкы! Барыгызны да янгын хәвефсезлегенең элементар кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз:

- учакны караучысыз калдырмагыз;

- балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт бирмәгез;

- тәмәке төпчекләрен җиргә ыргытмагыз;

- урманда үзеннән-үзе һәм тиз янып китү мөмкинлеге булган әйберләр ташлап калдырмагыз.

Янгын кагыйдәләрен бозучыларга карата штрафлар аеруча зур.  Аерым кешеләр өчен аның күләме – 5-15 мең сум, җаваплы затлар өчен – 20-30 мең, шәхси эшмәкәрләр өчен – 40-60 мең сум, юридик затлар өчен 300-400 мең сум тәшкил итә. 

– Кагыйдә бозучыларны ачыклау буенча янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә рейдлар уздырылачак.

Төтенләп торучы  коры үлән, чүп-чар янганын күрсәгез, тиз арада 01, 101 номерлары буенча  шалтыратыгыз, сак һәм игътибарлы булыгыз!  – ди Азнакай районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ирек Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев