Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда вандаллык гамәлләре кылган ике егетне җинаять җаваплылыгы көтә

27 мартта Кара елга буенда стендларны, чүп савытларын җимереп йөргән ике егеткә карата җинаять эше ачылырга мөмкин

Шәһәребездә халык ял итсен өчен бик зур эшләр башкарыла. Соңгы елларда гына да Кара елга буенда, Җиңү, Гаилә, Игелеклелек, Р.Ишкәев исемендәге паркларда никадәр уңайлыклар тудырылды!  Аларның барысы да күпме кул көче, күпме чыгым таләп итә. Әмма арабызда моны аңлаумаучылар да җитәрлек.

27 март көнне якынча 23.30 сәгатьтә Кара елга буенда мәгълүмати стендларны, чүп савытларын, клумбаларны, кече архитектура формаларын җимереп киткәннәр. Мондый кешеләрне вәхши дими, кем дияргә соң?! Менә дигән итеп ясап куелган, тик торган әйберләрне аяк белән типкәләп йөрүне, вату-җимерүне бу икәү үзләренчә егетлек дип уйлый торгандыр инде. Көчең, дәртең ташып тора икән, аны башка игелекле эшләргә юнәлтсәң, менә булыр иде үрнәк гамәл!

 Ә бит вандаллык өчен җинаять җаваплыгы да каралган. Архитектура үрнәкләрен, биналарны, йортларны, коймаларны, утыргычларны, ишек-капкаларны, тәрәзәләрне җимергән, сызган-бозган, парклардагы аттракционнарны һәм һәйкәлләрне җимергән яки бозган өчен штраф түләп котылу гына түгел, рәшәткә артына да кереп утырырга мөмкин. Моны бала-чага белеп бетермәсә дә, җаваплылыктан качып булмаячак. Шуңа өйдә дә балаларга аңлату эшләре алып бару зыян итмәс.

Югарыдагы очракка килгәндә, ике егетнең дә гамәлләре видеокамерага төшерелгән,  җинаять эше ачу өчен документлар әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев