Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай районының Мәнәвез авылында чыккан янгында каза күрүче бар

Кичке якта Мәнәвез авылында сарай янган.

Кичә 20.43 сәгатьтә 87 нче янгын сүндерү бүлегенә Мәнәвез авылында сарай януы турында хәбәр килә.

Тиз арада янгын сүндерүчеләр һәлакәт урынына чыга. Хуҗа сүзләре буенча, ул бу вакытта ишегалдында йөргән була. Сарай эченнән төтен чыкканын күреп, ул эчкә үтә. Бу вакытта идәндә саламга ут капкан була. Шулвакыт хуҗа почмакта яткан күршесен күреп ала. Исерек ир-атны уттан алып чыгалар. Аның бите, муены, аркасы, аягы яна. 35 процент тәне янган ир-егет Азнакай сырхауханәсенә китерелә.

Абзарның идәне, эчтә булган салам яна.

Ут тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев