Янгын сәбәпләре ачыклана.
Бүген 00.15 сәгатьтә 87 нче янгын сүндерү частена Актүбә бистәсендә шәхси хуҗалыкта ишегалды корылмалары януы турында хәбәр итәләр. Янгын сәбәпләре ачыклана, каза күрүчеләр юк.
– Кулдан эшләнгән җылыту приборларын кулланмагыз, электр челтәрләренә зур көчергәнеш китермәгез. Мичкә якканда да янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен катгый сакларга кирәк, – ди Азнакай районы буенча янгын хәвефсезлеге һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев