Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

50 яшьлек азнакайлы мошенникларга 58 мең сум акча “бүләк иткән”

50 яшьлек азнакайлыны “банк” хезмәткәре алдый.

Үзен бер банкның сак хезмәте вәкиле дип таныштырып шалтыраткан ир-ат аңа ханымга аның картасыннан кемнеңдер акча “салдыруын” әйтә. Каза күрүче үзенең акча алмавын белдергәч, шалтыратучы ярдәм кулы “суза”. Калган акчаларны махсус ачылган резерв счетка күчерергә тәкъдим итә. Күңелендә андый-мондый шик тумаган, ханым “банк” хезмәткәре кушканнарның барысын да үти һәм 58 мең сум акчасын югалта.

– Сезгә таныш булмаган номердан шалтыраткан кеше, исем-фамилиягез белән дәшеп, үзен банк хезмәткәре яки полиция вәкиле дип таныштыра һәм картагыздан кемнеңдер акча урларга яки сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә җыенуын, картагыздагы акчаны башка счетка күчерергә тәкъдим итә икән, сак булыгыз! Бер генә банк яки полиция хезмәткәре дә карта номерларын, аның паролен, арткы ягында күрсәтелгән кодын сорарга хокуклы түгел! Һәм алар моны эшләми дә. Шик туган очракта, сөйләшүне өзеп, картагызның икенче ягында күрсәтелгән номер буенча банкның үзенә шалтыратыгыз, – ди хокук сакчылары.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев