Чит ил гражданнарына Россиягә керергә ярдәм иткән кешеләргә 500 мең сумга кадәр штраф яный
15 ноябрьдән РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр үз көченә керде, аерым алганда, хезмәт урыныннан файдаланып законсыз миграция өчен җаваплылык кырысланды.
15 ноябрьдән РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр үз көченә керде, аерым алганда, хезмәт урыныннан файдаланып законсыз миграция өчен җаваплылык кырысланды.
Хезмәт дәрәҗәсеннән файдаланып, чит ил гражданнарына яисә гражданлыгы булмаган затларга илгә керергә ярдәм иткән, яки Россия территориясе аша башка җиргә чыгуны оештыран кешеләргә 500 мең сумга кадәр штраф һәм җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Прокуратура чит ил гражданины яки гражданлыгы булмаган затның Россия территориясенә шәхесен таныклаучы документлар буенча бирелгән виза яки аны бирү өчен нигез (чакыру, федераль яки территориаль башкарма хакимият органы карары, туристик хезмәтләр күрсәтү турында килешү) булганда гына керергә мөмкин булуын искәртә.
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев