Күршеләр шахмат турнирында көч сынашты
Шәһәребезнең 6 нчы һәм 12 нче ТОСлар җитәкчеләре Рәсимә Рәхмәтуллина һәм Гөлфия Абдуллина үз территорияләрендә яшәүчеләрне Балалар иҗат үзәгенә Ватан сакчылары көненә багышланган шахмат-шашка турнирына җыйдылар.
Ярышларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева ачып, ир-егетләрне Ватан сакчылары көне уңаеннан котлады, әлеге ТОСлар эшчәнлегенә уңай бәя бирде, һәвәскәр спортчыларга уңышлар теләде. Анда шулай ук шәһәр советы депутатлары А.Вәлиев, И.Зәйнуллин, “Хәтер” җитәкчесе А.Хафизов та катнаштылар. Алар җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләп килгән иделәр.
Шахматчылар арасында Самир Нәгыймов, Дамин Тимеров, Нариман Нигъмәтов, ә инде шашка бәйгесе буенча Сәгадәт Закирҗанов, Илгизәр Ильясов, Азат Шакиров призлы урыннарны яуладылар.
Спорт һәм патриотизм бәйрәмендә катнашучылар барысы да бүләкләр алды. Иң өлкән спортчылар Дамир Зиннуров һәм Сәгадәт Сабирҗановка аеруча хөрмәт күрсәтелде. Хөкемдарлар С.Салихов, А.Мәрданшин, ярышларны алып барган Р.Габдрахманова бәйрәмне онытылмаслык, ярышларны гадел үткәрү өчен бар тырышлыкларын салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев