Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайның ачык бассейны кунаклар кабул итәргә әзер

Узган ел шәһәр бассейнында 64 меңнән артык кеше ял иткән булган.

Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәрнең ачык бассейнында булып, әзерлек эшләре белән танышты.

Көннәр кояшлы, җылы. Шуңа бассейнда инде бүгеннән су коенырга була. Бассейннарга су тутырылган. Балалар бассейны инде тулысынча әзер, бу көннәрдә олы бассейнга да су тутырылып бетәчәк.

Балалар һәм өлкәннәр өчен аттракционнар эшли, кафе, кибетләр дә ачык.

Бассейнга керү бәясе үзгәрмәгән. 12 яшькә кадәрге балалар өчен ул бушлай. Аннан зуррак балалар 100 сум түләп керә. Өлкәннәр өчен бассейнга керү бәясе эш көннәрендә - 300, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә 400 сум. Узган ел Азнакай бассейнында 64 меңнән артык кеше булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев