Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайлылар янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышларда катнашты

Әлмәттә янгын сүндерү-коткару спорты буенча егет-кызлар арасында ярышлар узды.

Анда 11 янгын сүндерү частеннан 32 кеше чыгыш ясады.

Азнакайның 12 нче янгын частеннан әлеге ярышларда Раян Миннегәрәев (1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы), Альмира Гарипова (1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф), Илүзә Мөхәммәтшина (1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы), Радель талипов (1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы) катнашты. Команда беренчелегендә алар сигезенче урынга лаек булдылар. Шәхси беренчелектә каршылыклар аша 100 метр арага йөгерүдә үз яшь төркемендә Альмира Гарипова алтын медаль яулады.

– Спортчыларга медальләр, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Аларның барысына да укуларында һәм спортта тагын да югарырак уңышларга ирешүләрен телибез, – ди 12 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Альбина Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев