Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Йөрәгем яңгырдай елады

Арнис Абдуллин иҗаты

Йөрәгем яңгырдай елады

Яшеннән кабынган мәхәббәт

Ярыннан чыгарды елганы.

Күңелем чолганган сөюдән

Йөрәгем яңгырдай елады.

 

Бу назлы, газаплы сөюем

Йөрәктә сүнмәс ут кабызды.

Күңелгә салынган күперне

Ярсулы ташулар агызды.

 

Сагынам яшьлегем ярларын,

Ашкына хыялга җитәргә.

Үтәргә вәгъдәләр елгасын

Күперсез калдырды китәргә.

 

Җавапсыз сөюнең авазы

Офыклар артында югала.

Сагышка уралган hисләрем

Еракка китәргә юл ала.

 

Табигаттә бирсен сафлыгын

Җир өстенә ап-ак келәм җәйгән,

Табигатънең сихри иртәсе.

Шау чәчәктән такыяләр үреп

Килә, кызлар, бүләк итәсе.

 

Яшьлек болынында саф hисләрем

Язгы җилләр белән тарала.

Күз яшьләре белән чыланса да

Маңгай чәчен, сагыш, тарама.

 

Минем дә бит күңел болын төсле,

Йомшак җылы язны ярата.

Чәчәкләре hисле күңелемдә

Хуш исләрен бөркеп тарата.

 

Язның җиле иркәләсен биттән

Табигаттә бирсен сафлыгын.

Кавышулар безгә бүләк итсен

Шул хисләрнең бәхет, шатлыгын.

 

Арнис Абдуллин 

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев