Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Язлар балачакка алып кайта

Яз   көттереп кенә килде дә кинәт җылытып җибәрде быел.

Кыш буе туктаусыз яуган карлар, бу хәлгә аптырагандай, кая  барыр урын тапмый урамнарга  күлләвекләр булып җәелде. Без шәһәрдә генә шушы галәмәттер дип уйлаган идек. Авылга кайткач, бөтенләй дә шаккаттык. Капка төбеннән өйгә кермәле дә, чыкмалы да түгел, әйтерсең, Әдрән диңгезен нәкъ  менә бирегә күчереп куйганнар! Ярый әле машина биек, әни эчке яктан капканы ачып көтеп торган, без “йөзеп кенә” кердек ишек алдына.

Язның көтелмәгән бу галәмәтләре күңелдә балачак хәтирәләрен дә тагын бер кат яңартты. Гөрләвекләр буйлап агучы кәгазь көймәләрне күргәч, күңел дәрьяларым ярларыннан  ташып  чыкты. Әйтерсең лә, шул гөрләвекләр буйлап кәгазь көймәләр түгел,  тузганактай сары бөдрә чәчле балачагым, чырык-чырык көлә-көлә, кулын изи-изи, миңа таба ашыга иде.

    Эх, ул балачаклар! Кар сулары эри башлаган мизгелләрдә безне инде тотып өйгә алып керәм димә! Ык елгасы авылыбызның бакча артыннан гына ага. Кышларын калын боз каплаган елга өстендә рәхәтләнеп чаңгы-чана шуулар, җәйләрен су керә-керә балык чирттерүләр, язын ташу киткәнен күрергә төшүләр, җирләр бераз  киптерүгә яр буенда матур әкәм-төкәм кабырчыкларын җыюлар һаман да күңелдә матур хәтирә булып саклана. Болындагы уйсу урыннарда эрегән кар сулары шулкадәр кызыктырып тора иде, без резин итекләр белән нәкъ шуның уртасына ук кереп карарга омтыла идек. Кайчак итегеңнең эченә гөрләп су тулганын сизми дә каласың! И, балачакта юешләнү куркыта мы соң инде, итегеңне салып, суын әйләндереп түгәсең дә, кабат  ”сәяхәтеңне”  дәвам итәсең!  Аллаһның рәхмәте, салкын тиеп тә авырмаганбыз бит. Авылда чыныгып  үсүнең бер матур күрсәткече булгандыр инде бу.

Көннәр болай җылы торса, шушы көннәрдә Ыкта боз да кузгалыр, мөгаен. Инде туган ягыбызга аккошларның да кайту хәбәрләре килеп иреште. Соңгы елларда аеруча да күп кайттылар. Кошлар үзләренә иң матур, тыныч, иркен  урыннарны сайлый диләр. Димәк, минем туган ягым – әлеге гүзәл җан ияләре өчен дә оҗмаһның бер бишегедер!

Кояш иртәрәк карый торган яр буйларын, тау битләрен бизәп, тиздән умырзаялар керфеген ачар. Яз – яшәреш, яңарыш чоры. Һәр язны без якты өмет-хыяллар белән каршы алабыз. Быелгысы да  һәммәбезгә бары тик имин көннәр бүләк итсен!

 Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев