Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Язасы  җырлары бар әле...

Азнакай  ягы – шагыйрьләр, язучыларга, гомумән иҗат уты белән янучыларга бай як.

Үз туган ягында яшәп иҗат итүчеләрнең берсе  – Сәрвәр  Хәнипова. Шагыйрә  Зур Сукаеш  авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта  гаиләсе белән Азнакай шәһәрендә  яши.  Сәрвәр Миргарифан кызы гомер буе балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта һәм  иҗади түгәрәкләргә җитәкчелек итә.  “Шулай балаларга шигырь язып килергә куштым да, үзем дә язып карарга булдым”, – дип искә ала ул  беренче шигырь  язган мәлләрен. Менә шуннан китә инде.  Күңелдә еллар буе тулып килгән иҗат чишмәсе  ургылып тибеп чыга. Бер-бер артлы шигырьләр,  җырлар, китап арты китаплар туып кына тора.  Беренче  шигырь  җыентыгы  2015-2016 елларда язылса, менә бу көннәрдә инде аның  “Күңел чаткылары” дип аталган өр-яңа  дүртенче китабы  дөнья күрде.  Ветеран укытучы, шагыйрәнең  иҗатында төп тема, әлбәттә тәрбия, матурлыкка, игелек, шәфкатькә өндәү. Шулай ук туган як, туган тел, ветераннар, мәхәббәт темасы да урын алмый калмый.  Аның шигырьләре җиңел  укыла, җырлап тора.   Шуңа  да җирле  композиторларыбыз  Резеда Гыйләҗева һәм Сафуан Хәбиров  аның шигырьләренә көй язганнар. Сәрвәр ханым  үзе дә көйләр яза.  Гармунын  кулына алып, аларны матур итеп үзе үк  башкара да. Аның  дүрт дистәгә якын  җыры гына бар икән. Менә шулай бер кешегә әллә никадәр сәләт  бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев