Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Яшь вакытта

Гөлчәчәк Садретдинова иҗаты.

Яшь вакытта офыклар да

Яктырак кебек була.

Тәүге сөю ширбәттән дә

Татлырак кебек була!

 

Иңнәрдә очар канатлар,

Йөрәкләрдә наз гына.

Ә күңелдә ал кояшлы,

Шау чәчәкле яз гына!

 

Куллар-кулда, бәхет өчен

Җирдә тагын ни кирәк?!

Янәшәңдә лачын кебек

Сөйгәнең булса терәк!

 

Эх ,бар иде лә,безнең дә,

Очынып йөргән чаклар!

Янган учаклардай кайнар

Була иде кочаклар!

 

Күзләрдән күзне алалмый,

"Тилереп" бетә идек!

Кабат күрешу мизгелен

Тилмереп көтә идек!

 

Соңга калып, әнкәйләрне

Булды зар елатулар...

Сөйгәннәрне уйлап төнен

Мендәрләр чылатулар.

 

Күктән йолдыз чүупли-чүпли,

Аттырдык күпме таңнар.

Хәтирәдэ яши хәзер

Беренче сөйгән ярлар.

 

Яшьлек сихри чәчкә төсле,

Тик кыска гомерләре...

Балаларга карап хәзер

Юатам күңелләрне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев