Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"Маяк" газетасы архивыннан

Хуҗа булып йөри октябрь

Октябрьнең юеш җиле йөри

Тирәкләрнең чәчен таратып.
Яфракларны урамнарга сибә,
Битләремнән үбә яратып.
Болытларның керфекләре яшьле
Тәрәзәмә сарыла тамчылар.
Көзге җилләр тәрәз каршындагы
Чаганнарны күпме камчылар.
Чаган яфраклары җирне кочкан
Бирешмәскә теләп җилләргә.
Аларда да безнең күңел ахры
Береккәннәр туган җирләргә.
Күк тәрәзен болыт пәрдә каплый
Кояшны да бүген яшергән
Бар табигать көзге кием кигән
Тик чыршылар гына яшелдән.
Күкнең пәрдәләре ачылыр да
Кояш балкып көлер әле бер.
Бүген үзенең юш җиле белән
Хуҗа булып йөрсен октябрь,

Гафифә Гаффарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев