Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Тормыш мәзәкләре

Кешене ничек ясыйлар? Элеккеге заманнарда Мисбах абыйның әтиләре Минһаҗетдин бабайлар капка төбендә күрше ир-атлар җыелышып, гапләшеп утырырга яратканнар. Беркөн болар ...

Кешене ничек ясыйлар?

Элеккеге заманнарда Мисбах абыйның әтиләре Минһаҗетдин бабайлар капка төбендә күрше ир-атлар җыелышып, гапләшеп утырырга яратканнар. Беркөн болар күктә очучы самолетны күзәтәләр икән. Шунда берсе тел шартлатып: “Нинди олы, авыр тимер һавада очсын инде, я!” - ди икән. Шунда олылар янында әвәрә килүче Атлас абыйның улы – кечкенә Радик телгә килгән: “Бабайлал, самалут осал инде ул, осал, ансы чепуха, ә менә кесене нисек ясыйлал икән?” – дип барысын да көлдереп аударган.

 

Кабызуын кабызган...

Элекке чорларда авылда хуҗалыкларда машина түгел, мотоцикл да бик сирәк күренеш булган. Габделихсан абый (мәрхүм, урыны җәннәттә булсын) яңа матай сынап карамак булып, рульга утырган. Бер төркем ир-атлар кабызышып, карап калганнар моның кузгалып киткәнен. Кабызуын кабызган, ничек туктатырга икәнен белми икән, кәһәр! Теге ир-атлар яныннан бер узып китә, ике узып китә. Килеп җиткәч “Ничек...” ди икән “сүндерегә?” дигәнен әйтеп җитешми, уза да китә. Тегеләр исә: “Во!” – дип баш бармакларын күрсәтеп калалар ди. Менә шулай итеп абзыкайга хәйран гына әйләнергә туры килә. Ягулыгы бетеп кенә матай туктап кала.

Гөлчәчәк Садретдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлстан Гөлчәчәк Садретдинова мәзәкләр