Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Телефон галәмәте (шулай да була)

Җәүһәрия ШӘРИПОВА иҗаты.

Өй телефоны шалтырады.

– Гөлфирә, исәнмесез! Рәхилә әле бу.

– Әйе!

– Бөгелмәдән, Рәхимәнең сеңлесе бит мин, әллә танымадыңмы?

– Таныдым, нишләп танымаска, исәнмсесез! – дидем мин.

– Ни хәлләрегез, ничек яшәп ятасыз? – дип дәвам итте Рәхилә.

– Аллага шөкер, исән-сау гына. Сезгә дә сәламәтлек бирсен Ходай!

– Безнең дә барысы да әйбәт. Озын сүзнең кыскасы: Рәхимә апаның кызы Ләйсән бәби алып кайтты, бу шимбә исем кушабыз, җизнәй белән сезне көтәбез, үзебез килеп алырбыз. Рәхимә апаның вакыты юк, шуңа мин шалтыратам, – диде дә телефонын куйды Рәхилә.

Минем өч туган сеңлем Рәхимәнең сеңлесе Рәхилә, кызы Ләйсән исемле. Күптән түгел телефоннан сөйләшкәндә Ләйсәннең авырлы икәнен әйткән иде Рәхимә. Ярый, мин әйтәм, чакыргач барырбыз. Кирәк-яракларны хәстәрләп, күчтәнәчләр алып, кунакка барырга җыендык. Көткән шимбә көне дә килеп җитте.

Иртән тагын телефон шалтырады:

– Исәнме, Гөлфирә! Рәхимә әле бу. Сез җыенып чыгыгыз, Рәхиләләр Азнакайга барып җиткәннәр. Сез шул Алиш урамында яшисездер бит?

– Юк, без бит Сөембикә урамында торабыз, – дидем.

– И, кайчан җитештегез анда күчәргә? – ди Рәхимә.

– Сигез ел торабыз бит инде, – дим.

– Җизнәйнең исеме Гарифмы? – ди бу аптырап.

– Юк, Фәнис, – дим.

Икебез дә икеләнеп калдык. Барысы да туры килә бит: Гөлфирә, Рәхимә, Рәхилә, Ләйсән. Ә телефон номеры ничек туры килгән соң?

Бактың исә, бер санын ялгышканнар икән. Менә бит, бер белмәгән кешеләр белән кунакка чакырышып алдык.

Бер-беребез белән аңлашып, гафу үтенешеп, дусларча саубуллаштык.

Алган күчтәнәчләр белән утырып чәй эчтек. Үз күчтәнәчеңне ашасаң, гомерең озын була диләр. Амин, хәерле озын гомерләр язсын!

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев