Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Нәсимә Фазлыевадан балаларга шигъри күчтәнәч

Кыш... Без чана, чаңгы шуабыз, күбәләк ак карларны куып уйныйбыз.

Тирә-ягыбызга күз салыйк әле. Анда кошлар очып йөри. Аларга кыш көне җим табу кыенлаша. Әйдәгез, балалар, әти- абыйларыбыз белән бергә җимлекләр ясап элик, гомумән, матур эшләр эшлик. Авторның шигырьләре әнә шул хакта.

 

Рәхмәт әйтте кызылтүш

Кара безгә кем килгән?

Кызыл күлмәген кигән.

–Карап торма, Нәби, – ди.

–Бирче миңа мәми, – ди.

Әти белән җимлек элгәч,

Кызылтүш тагын килде:

–Рәхмәт сиңа, Нәби, – ди.

Бигрәк тәмле мәми, – ди.

 

Игелек дәресе

Тәрбияче апабыз

Безгә өй эше бирде:

Һәрберегез бер изге эш

Эшләп килегез, – диде.

 

Изге эшнең ни икәнен

Апа кат-кат сөйләде.

Өй эшен бишкә үтәргә

Һәммәбез дә теләде.

 

Әнисе килгәч, итәгенә

Сарылмады Сара да.

Әнисе күтәрмәсә дә

Аяклары бара ла.

 

Тәмлетамак Тимер дә

Туры өйгә атлады.

“Кибеткә керик”, – диеп

Әнисен аптыратмады.

 

Әбисенең күзлеген

Табып китерде Ләлә.

Җылы чүәген бирде

Әтисе кайткан мәлгә.

 

Алсу алмалар җыешты.

Су китереште Шамил.

Әнисенә чүп утарга

Ярдәм итеште Камил.

 

Нинди елак Әминә дә

Бер тапкыр еламады.

Су чәчрәтеп уйныйк, дигәч,

Абыйсын тыңламады.

 

Гөлләренә су эчерде

Бик эшчән кыз Гөлгенә.

Бәбәйне тирбәтеп торды

Бик тыңлаучан Сиринә.

 

Икенче көнне апалары

Һәркемгә бишле куйды.

Бүген генә түгел, һәрчак

Яхшы булырга кушты.

 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев