Нәниләргә укыгыз
"Маяк" газетасы архивыннан

Нәниләргә укыгыз

Нәсимә Фазлыева иҗаты.

Рәхмәт әйтте кызылтүш

Кара безгә кем килгән?

Кызыл күлмәген кигән.

–Карап торма, Нәби, –ди.

–Бирче миңа мәми, – ди.

Әти белән җимлек элгәч,

Кызылтүш тагын килде:

–Рәхмәт сиңа, Нәби, – ди.

Бигрәк тәмле мәми, – ди.

 

Салкын

Китерә дә бәрә салкын,

Чеметә яңакларны.

Кулларны да туңдыра,

Өшетә аякларны.

 

Китерә дә бәрә буран.

Сызгыра да, туздыра.

Авызыңны ачып торсаң,

Бүрекне дә очыра.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев