Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Нигә кирәк дисең

Гафифә Гаффарова иҗаты.

Нигә кирәк дисең,
Нигә кирәк сиңа авыл, дисең
Нигә кирәк үгез, каз, дисең.
Куянына, тавык кәҗәсенә
Нигә генә китәдер исең?

Матур киенеп бистәң урамыннан
Керт-керт кенә басып йөр әйдә.
Син шагыйрә, матур шигырьләрне
Язып кына өлгер бер җәйдә.

Сиңа шулай-миңа авылымның
Һәр почмагы якын җаныма.
Каеннарның шифалы сулары
Кушылганнар минем каныма.

Туган нигеземнең җылылыгы
Бар җанымны тора җылытып.
Сабый чакның кайгы-шатлыкларын
Буламы соң инде онытып?

Басуларым аша урман дәшә,
Яулык болгый ап-ак каеннар.
Ә төннәрен урамыма чыксам,
Миңа тутырып карар аем бар.

Таң туды,дип әтәч хәбәр бирә,
Топльларым сыйпый башымнан.
Авылымның чишмә суларында
Йөрәгемә дава бар сыман.

Куян малайлары иркәләнә,
Кыйңгылдашып казлар эндәшә.
Кәҗәм сөзә, Актүш сөенеп өрә,
Әйтә кебек хуҗам мең яшә.

Кирәк түгел миңа таш бистәләр,
Җылы якның диңгез сулары.
Талны кочкан инешләрем якын,
Үзенә дәшә басу юллары.

Сиңа авыл нигә кирәк,дисең
Ял ит әйдә яшә бистәчә.
Яшьлегеңә кайтып авылыңны,
Шигырьеңдә макта истәчә.

Кичер мине,кичер якын дустым,
Авылымнан китсәм бер вакыт.
Минем җаным җирсеп урын тапмый
Үләремне беләм бу факт.

Кичер мине,син бистәчә яшә,
Ялгышып та әйтмә ул сүзең.
Яшьлек калган, күз яшьләрем тамган
Авылымда калам мин үзем.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев