(Роза Галиәхмәтова)
Таң алдыннан берөзлексез
Сайрый моңлы сандугач.
Йокыларымнан уянам,
Аның җырын тыңлагач.
Ботактан ботакка кунып
Сайрыйлар сандугачлар.
Туган җирдә генә шулай
Туадыр матур җырлар.
Күңел кылларын тибрәтә
Сандугач тавышлары.
Әйтерсең аның эчендә
Милли моң агышлары.
Сайрагыз сез, кошкайларым,
Үзәкләрне өздереп.
Юксынадыр читтәгеләр
Бәгырьләре өзелеп.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев