Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Кыш килгәч

Әни әйтә: "Кыш килгән, – ди. –Тышта чана шуарсың. Күбәләктәй ак карларны Куа-куа уйнарсың.

Кыш килгәч

(сабый зары)

Әни әйтә: "Кыш килгән, – ди.

–Тышта чана шуарсың.

Күбәләктәй ак карларны

Куа-куа уйнарсың.

Тышта салкын, җылы киен,

Салкын тидермә!" – диде.

Бер колготки, ике чалбар

Өч кат оекбаш бирде.

Майка, күлмәк, ике кофта

Куртка, шапка өстәлде.

Шарф, бияләй, итек

Киеним ничек итеп?

Аякларым колготкиның

Очына көч-хәл төште.

Йон күлмәкнең муеныннан

Башым керми интекте.

Ниһаять, киенеп беттем:

Шапка, бүрек, бияләй.

Их, хәзер булса иде

Күңелле һәм ямьле җәй.

Авыз-борынны каплап

Әни шарф бәйләде.

"Әйдә, улым, әйдә," – диеп

Үз артыннан әйдәде.

Әүмән-тәүмән килә-килә

Урамга чыгып бастым.

Кыймылдап йөреп тә булмый

Баскан урында калдым.

"Чана шу!", – диләр бит әле, –

Кар куып уйна әйдә!"

Шушы кадәр киенгәчтен

Йөреп буламы, әллә?

Әтиләр әнә үзләре

Колготки да кимиләр.

Шарф белән борыннарын

Бер дә бәйләп йөрмиләр.

Шуңа инде, шуңа инде

Безнең хәлне белмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев