Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Кылыйк һәрчак яхшылык

Галия Заһир кызы Сәетшина 1940 елның 16 маенда Азнакай районы Зур Сукаеш авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендә махсус курслар узып, гомере буе сәүдә өлкәсендә бер урында эшли, хезмәт ветераны.

“Тамчылап тамган моңнар”, “Ургылып аккан моңнар”, “Шигри тәлгәшләр бәйләме”, “Минем дә бар үз юлым”, “Җырларымда гомерем агышы”, “Күңелем тибрәлгән мизгелләр”, “Туган ягым – илһам чыганагым”, “Сабыема бүләгем” китаплары авторы.

Кылыйк һәрчак яхшылык

Кайгы-хәсрәт күрми яшик,

Кылыйк һәрчак яхшылык.

Күңелеңә һич вакытта

Үрләмәсен явызлык.

 

Яхшы гамәл кылганнарга

Ходай бирер сөенеч.

Явыз ният йөрткәннәрне

Эзләп табар көенеч.

 

Дускайларым, кылыйп яшик

Яхшылык һәм изгелек.

Изгелек кылган кешеләр

Истә кала мәңгелек.

 

Гомер уза

Газиз дөньям, мин бит сине

Шундый яратып яшим,

Һәрбер кыласы эшемне

Бисмилла әйтеп башлыйм.

Шөкер итәм һәр көнемә,

Исән-сау йөргәнемә.

Шөкер итәм, рәхмәт әйтәм

Ходайның биргәненә.

Гадел булырга тырышам

Һәрбер килгән көнемә.

Борчу-сагышлар булганда

Сабыр бул дип үземә.

Һәрбер туган яңа көндә

Күңел сафлыгы кирәк.

Кеше артыннан кумыйча

Гадел яшәү зур терәк.

Яшәргә язсын, Ходаем,

Гел миһербанлы булып.

Изгелекләр кылып кына,

Яшәүнең ямен табып.

Гомер уза, алда безне

Ак өмет көтеп торсын.

Бәхет-шатлык, гел куанып

Яшәүләр насыйп булсын.

Шигырь язып, җырлар язып,

Йөрәгемә ял алам.

Күңел тулы хисләремне

Китап битенә салам.

 

Галия Сәетшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев