Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Кире хатын

Расих Шакирҗанов иҗаты.

СССР таркалып, шәхси бизнесның барлыкка килгән чоры. Чаллыга экскаваторларга запас частьлар алырга бардык. Офис торак йортның бер подъездында урнашкан. Документлар бер сәгатьтән әзер була дигәч, ишек алдында үзебезнең машинада көтеп утырабыз. Безнең янга бер егет килде дә: «Машинагызны читәк алыгыз, хәзер монда вак таш кайтарачаклар, ишек алдында ремонт эшләрен башлыйбыз», – диде. Шулвакыт безнең кырыйгарак кәттә генә кызыл машина килеп туктады. Аннан фырт кына сары чәчле бер хатын-кыз чыкты. Теге егет (ул прораб икән) аңа да машинасын читкә алырга кушты.

– Минем маникюрга чиратым җитте. Мин сине эштән алдырам, минем ирем вице-мэр города! – дип кычкыра-кычкыра дулап китеп барды.

Без машинаны читкә куйдык та күзәтәбез. Үзбушаткыч машиналар килеп, бер баштан кызыл машинага хәтле вак таш бушаттылар. Теге машинаның хуҗасы һаман юк. Прораб егет кемгәдер шалтыратты (җитәкчесенәдер инде). Кызыл машина артына бер «КрАЗ» йөкне бушаттылар да куйдалар.

Ярты сәгатьтән теге туташ чыкты. Әлеге хәлне күргәч, акырды-бакырды, телефоныннан шалтырата башлады. 10-15 минутта безнеке сыман «УАЗ» машинасы килеп туктады. Аннан кулына олы көрәк тотып бер ир төште (ире булгандыр инде). Теге хатын аңа да акыра башлаган иде, ир хатынның кулына көрәк тоттырды да китеп барды.

Офиска кереп документларны алып чыктым да без дә киттек. Теге хатын машинасына сөялеп, бер кулына көрәк, бер кулына телефон тотып, кемнедер бик каты сүгеп калды.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев