Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Үкенечле яз

Роза Хайретдинова иҗаты

Үкенечле яз

Ник бу язлар үкенечле булды,

Көтмәдем бит мондый язларны!

Көннәр – төнме, әллә язлар – көзме?

Көз салкыны өшетә җаннарны.

Тыя алмыйм сагыну хисләремне,

Еллар нигә мине моңайта?

Сагынам шул моңлы көйләреңне,

Шулар бигрәк йөзне саргайта.

Көтмәгәндә китеп югалдың да,

Хәсрәт диңгезендә калдырдың,

Барлык хыялларны суга салдың,

Дөнья утларында яндырдың.

Матур уйлар бар да юкка чыкты,

Изге теләкләрем таркалды.

Озын төннәр буе йоклый алмыйм,

Йөрәгемә инде кан сауды.

Аллаһыдан килгән язмыштыр дим,

Өмет баглыйм килер язларга.

Тамчы булса иде изге догам

Кабер туфрагыңа тамарга.

 

Гомер атым

Баланнарым быел чәчәк атты

Май аеның җомга таңында.

Җаным көтә, нидер өмет итә,

Менәм әле гомер тавына.

Әй. син, гомер, кая ашыгасың,

Ярсу атлар кебек чабасың?

Кайда туктап, кайда хәл алырга

Икәнлеген белми каласың.

Гомер йөген тарту җиңел түгел,

Аның өчен көчле иң кирәк.

Кыйблаңны эзлә сабыр гына,

Кыйблаң булыр сиңа зур терәк.

Әй, син, гомер, чапма, чапма аттай,

Безгә гомер бик аз бирелгән!

Кадерен белик һәрбер минутыңың,

Гомер бит ул санап куелган.

 

Телебезне саклыйк

Яратыйк без газиз телебезне,

Хөрмәт итик әти-әнине,

Исән чакта кадерләрен белик,

Саклап яшик туган нигезне.

Милләтебез безнең горур, бөек,

Сүз сөйләсә сөйли өздереп.

Безнең милләт җырлы, моңлы бит ул,

Тальянында уйный сиптереп.

Татар дигән данлы исеме бар,

Безнең халык тырыш, талантлы,

Телебезне саклыйк, йөзебезне,

Туган телдән берни юк татлы.

 

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев