Кар капкан идем...
"Маяк" газетасы архивыннан

Кар капкан идем...

​​​​​​​(Әгерҗедә)

Радик абый утын яра,

Ринаты өеп бара.

Алмаз абый әллә кайда...

Ансы чаңгыда чаба.

Эх, шундый матур булып

Күбәләк карлар ява.

Сикергәли-сикергәли,

Акбай да шунда чаба.

Тәрзәдән шуларны карап,

Еламый түзеп кара.

Тәрзәне төеп карыйм,

Тыпырдап биеп карыйм,

Уенчыгын атып бәрәм,

Елап мин тәмам арыйм.

“Чыкмыйсың тышка, – диләр,

–Тамагың шешкән синең”.

Эх, яслегә бармыйм диеп,

Кар капкан идем лә мин!

Ә тышта карлар ява.

Алмаз чаңгыда чаба.

Миңа шуларга кызыгып

Карап торырга кала.

Ү-ә, ү-ә,ү-ә...

Фото: https://pixabay.com

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев