Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Изге Ураза аенда “Әгерҗедә ислам мохите” дип аталган китапны тәкъдир итү кичәсе узды

Әлеге китап Әгерҗе авылы мәчетенең 15 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган.

 Исеменнән үк күренгәнчә китапта Әгерҗе авылында татар милләтенең бай тарихы, авыл халкының яшәеше, йола, гореф-гадәтләре, һәнәри осталыгы һәм шул ук вакытта Әгерҗе авылының тарихы, искиткеч гүзәл күренешләре (Эдгар Шәйдуллин фотосурәтләре) чагылыш тапкан. Кичә Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинның изге вәгазьләре белән башланып китте. Ул әлеге китапны нәшер итүдә үз өлешен керткән иганәчеләр һәм иҗат төркеменә игелекле хезмәтләре өчен рәхмәтен белдереп, динебезгә өндәгән китаплар бүләк итте. Кичәгә килүчеләр китапның төп оештыручысы, авыл мәчетен төзүдә дә башлап йөрүче, Россиянең – Почетлы, Татарстан Республикасының Атказанган җир төзүчесе Фоат Галиев; китапны төзүче һәм мәкаләләр авторы , тарихчы, язучы – Марсель Гарипов, әлеге китапка үз өлешен керткән журналист Нәсимә Фазлыева, активист ветеран, озак еллар җитәкчелек постында эшләгән Шамил Гәрәев, авыл ветераннар советы җитәкчесе Альбина Сафиуллинаның игелеккә өндәгән чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Игелекле чараны авыл үзешчәннәренең концерт номерлары бизәде.

“Кеше үзенең бүгенге көне белән генә түгел, гасырлар тирәнлегенә киткән тамырларын, бай тарихын өйрәнеп һәм киләчәген кайгыртып яшәргә тиеш”, – диде Азат хәзрәт Талибуллин. Бу сүзләр китапның әһәмиятенә иң зур бәя иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев