Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Гөлчәчәк Садретдинова илһамлана-илһамлана кышка банкалар яба

Гөлчәчәк Садретдинова иҗаты.

***

Тиен кебек бөтереләм,
Турыйм, пешерәм, ябам.
Бу "нәфеснең" һич кенә дә
Туясы юктыр һаман!


Банка арты банка белән
Тулып тора киштәләр.
Гаскәр кебек тезелешеп,
Алар базга төшәләр!


Кайнатма, салатларның да
Төрләре артып тора.
Өйдәгеләр дә канәгать-
Йөзләре балкып тора!


Бераз мактап җибәрсәләр,
Мин дә үсенеп китәм,
Ясарга икән, ясарга,
Ярар, беткән баш-беткән!


Кунак килсә дә сый әзер,
Үзең дә "җилгәрәсең"!
Өстәвенә күчтәнәчкә
Биреп тә җибәрәсең!


Артмас әле булганы дим,
Алда-озын кышларда.
Шуңа күрә вакытымны
Уздырмыймын бушларга!

Гөлчәчәк Садретдинова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев