Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Бәхет нәрсә ул?

Бәхет, бәхет дибез... Ә чынлыкта исә шушы кечкенә генә биш хәрефтән торучы сүз артында күпме тирән мәгьнә яшерелгәнен белмибез.

Шатлыктан башыбыз әйләнгәндә дә, күптәнге хыяллар чынга ашканда да үзебезне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп саныйбыз. Әгәр дә ныклап уйлап карасак, безнең шушы якты дөньяга килүебез, әти-әниебез кочагында, җылы йортларда яшәвебез үзе бер зур бәхет түгел мени? Бәхет, әлбәттә. Үз алдыма: “Мин бәхетне ничек аңлыйм?” – дигән сорау куям да,уйга чумам.

Беренчедән, бәхет – ул минем гаиләм: әти-әнием, абый-апам, балаларым, оныкларым. Икенчедән, миңа һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер торучы якын дусларым, туганнарым. Өченчедән, нинди генә авыр минутлар булса да, кайтып кереп сыенырлык җылы өем, баш өстемдә түбәм булу. Төрледән-төрле ризыклардан сыгылып торган мул табыннар да бәхет, ләбаса! Ә без һаман зурдан-зур уңышларга ирешергә телибез, бер-беребезне уздырып олы биек йортлар салабыз, барысыннан да өстен булырга теләп, кыйммәтле киемнәр алабыз да, үзебезне бәхетле дип хис итәбез. Ләкин күп очракта әлеге байлыкларның бер тәмен дә тоймыйбыз. Акча бүген бар, иртәгә юк диләр бит. Байлыкка корылган бәхет тә ничек кинәт килә, шулай тиз юкка да чыгарга мөмкин. Сау-сәламәт булып, үз аякларың белән йөреп, үз күзләрең белән күреп яшәү үзе бер бәхет, минемчә. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзе теләгәненә ирешә ала. Бик күпләргә әлеге бәхеттән мәхрүм булып яшәргә туры килә. Ә без исә, булганына да кәнәгать булмыйча, һаман алтын-байлык күзлибез.

Кайберәүләр ата-ана назыннан мәхрүм булып, балалар йортларында үсәләр. Ничәмә-ничә еллар буена үзләрен яклый-

саклый алырдай, назлап яратырдай әти-әниләрен көтәләр. Сагыналар, саргаялар.

Һәр ел фасылын зарыгып көтеп алып, табигатьнең гүзәллегенә сокланып йөрүләрне бәхет түгел диеп әйтеп буламы соң? Уйлап карасаң, бик күпләр әлеге мөмкинчелектән дә мәхрүм бит. Көзләрен кызгылт-сары яфраклар коелуын күрмичә, зәмһәрир кышларның карлы-бураннарын карап сөенмичә яшәү мөмкин түгел, минемчә. Яхшы уку, яраткан эшең, тирә-юньдәгеләрнең үрнәк өлгесе булу да бәхеттер дип саныйм мин.

Мәхәббәт, сөю хисләрендә янып яшәү – шулай ук олы бәхет. Сөйгән ярың янәшәсендә борчу-кайгыларыңны онытып, азга гына булса да дөнья ваклыкларыннан арынып тору бәхете һәркемгә дә татымый шул.

Уйлый китсәң, адәм баласының җирдә яшәгән һәр мизгеле, һәрбер минуты бәхет белән бәйле. Мин бәхетсез диючеләр ялгыша ул. Дөнья булгач төрле хәлләр була: шатлыгы да, кайгысы да. Түзә алмаслык кайгылы вакытлары да аз булмый, әлбәттә. Ләкин шушы авыр сынауларга каршы торып, сабыр һәм түзем генә барлык киртәләрне дә атлап чыкканнар гына чын бәхеткә ирешәдер ул.

Рүзилә Гәрәева, Сәпәй авылының “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев