Бигрәк ямьле авылда
"Маяк" газетасы архивыннан

Бигрәк ямьле авылда

Әти-әни исән чакта җәйге каникуллар башланса, бөтен оныклар да төп нигезгә җыела иде...

Кем – Мәскәүдән, кем – Казаннан

Кайтабыз да киләбез.

Җәй буена авылда без.

Көзгә таба китәбез.

Әй уйныйбыз, әй уйныйбыз,

Йөгерәбез көнозын.

Артыннан һич  җитеп булмый –

Руслан абый бик озын.

Сәгъдүнә әби май аерта,

Рәсим бабай бал аерта...

Майны, балны ягабыз да

Тышка чыгып чабабыз.

Эреп китә авызда

Ипи тәмле авылда.

Әй рәхәт соң авылда

Әби-бабай барында...

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев