Бер агай сөяк чаба
Нәсимә Фазлыева иҗаты.
Көземә кереп барыш
Йөрәк сыкрый, күңел әрни,
Нәрсә булды соң әле?
Бу күңелнең иләс-миләс,
Тынгы белмәс бер мәле.
Болыты да елап йөзә,
Тәрзәмә яшьләр тезеп.
Соңгы яфраклар коела,
Үзәкне өзеп-өзеп.
Көзләргә сылтамыйм әле,
Бу –түгел көз сагышы.
Җанымның, кара тартышып,
Көзенә кереп барышы.
Акча турында шигырь
Сине кеше шундый ярата.
Синең өчен кеше утка, суга керә.
Син, син, диеп һәркем җан ата.
Эх, син акча, акча.
Сыймасаң да син учка
Булсаң да син бер букча.
Кесәләргә шыпылдап тулсаң да син,
Учларда шытырдап торсаң да син.
Тар булса әгәр янчык
Тулып торсаң да син капчык, капчык.
Гел бетмичә килеп кенә торсаң да син.
Тау-тау булып өелеп торсаң да син.
Эх, син акча, акча
Барыбер җитмәссең син.
Кешеләрдә нәфсе хисен дәваламыйча.
***
Әллә нигә моңсулана,
Нигәдер әрни күңел.
Әйтерсең лә, тыныч кына
Яшәве мөмкин түгел.
Нигә диеп тыпырчына,
Нигә дип яна йөрәк.
Барсы да җиткән кебек бит,
Һаман да нидер кирәк.
Бу адәм баласы өчен
Кирәкмәсә дә, кирәк.
Барсына канәгать булганнар
Җир йөзләрендә сирәк.
Бер агай сөяк чаба
Кышкы иртә, эңгер-меңгер,
Ашыга-ашыга кар ява.
Шәһәр ишегалдында
Бер агай сөяк чаба.
Җиң сызганган, чырай җитди,
Әйтерсең, түшкә чаба.
Масайгандай карап куя
Үткән-сүткәнгә таба.
Авылының сугым чоры
Яңардымы җанында.
Яшьлек дәрте, гайрәтләре
Уйнадымы канында.
Авыл беткән, яшьлек киткән.
Ихата бушап калган.
Мал-туар булган абзарлар
Мәңге йокыга талган.
Тик шул чорлар сагындыра,
Искә төшәдер гелән.
...Ит чабарга чыккан агай
Өч кило сөяк белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев