Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Балачакның матур мизгеле

(Роза Галиәхмәтова)

Җәйнең иң ямьле, татлы мизгелләре. Сандугачлар сайрый, сирәк булса да, печәнчеләрнең чалгы кайраган авазлары яңгырый.  Тирә-юньгә гөлләрнең тәмле исе таралган... Җанга рәхәт бу матур күренешләр “Гөлстан”чыларыбыз иҗатында да чагылыш таба.

 

 

    

Тирләп-пешеп әткәй печән чаба,

       Каерып- каерып ала чалгысын.

          Ә артыннан тигез теземнәргә     

Ятып кала печән покосы.

 

Бераз баргач, тирен сөртеп куя,

Кесәсеннән алып яулыгын.

Онытмый ул шулчак үткенләргә

Янавычы белән чалгысын.

 

Һәркөн иртән кояш белән торып,

Чалгыларын чүки сандалда.

Печән өсте – кызу эш вакыты,

Һәр минуты кадерле анда.

 

Бер ризык капмый көндезләрен,

           Һәркөн шулай чаба ул печән.

Сусауларын басар өчен генә

Эчеп куя бары тик әйрән.

 

Җир җиләкләре пешкән чак –

Иң шифалы чагы үләннең.

Яңгыр гына килеп яумасын дип,

Әткәй тели һәркөн теләген.

 

Төшләремә керә шушы чаклар –

Балачакның матур мизгеле.

Бар иде бит тулы гаилә булып,

Яшәгән чак әти-әниле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев