Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Балачак сукмаклары

Минем туган авылым – Карамалы үзәк җирлек булып, аңа тагы зур булмаган өч авыл керә иде, алар – Таллы Бүләк, Октябрь Бүләк һәм Урсай Ключ.

Урсай Ключ кечкенә авыл булганлыктан, күптән инде бетерелде. Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан бу авыл турында, күңелемдә байтак хатирәләр саклана.

   Карамалыдан  дүрт-биш  чакрым булган бу авылда, безнең бик якын туганнар яшәде, минем балачак бу авыл белән бәйле булды. Габдулла  Тукай шигырендәгечә бу авылның һәр ягы урман, зур булмаган урамнары да  хәтфәдәй яшел чирәм иде. Урсай Ключ авылына гел җәяү йөрдек. Авылны чыгып үр төшкәч, басу юлы башлана. Ул басуда бодай, арыш, кукуруз, ә кайбер елны борчак чәчәләр иде. Яшел борчак кузаклары җитешкәч, шуны җыеп, рәхәтләнеп ашый-ашый басу юлыннан атлыйсың. Саф һава, сандугач, тургайлар җырын,  якындагы инештән бакалар  бакылдавын тыңлыйсың.  Зур булмаган инешне үткәч, урман башлана.  Аның  һавасы! Урман һавасына  якындагы умарталыктан бал исе дә килеп кушыла.  Менә бит безнең балачакның  онытылмас мизгелләре...

   Шушы умарталыкта Оркыя апа белән Шәмсәхмәт абзый эшли иде. Калынрак тавыш белән сөйләшә торган шушы умартачы ападан бераз куркыбрак торсак та, ул балаларны яңа аерткан бал белән һәрчак сыйлап җибәрә иде. Кортлардан кача-кача, юлыбызны урман юлыннан дәвам итәбез.  Боргаланып салынган урман юлын үтеп ( атлы арбалар да шушы юлдан  йөри иде) авыл башына барып чыгасың. Шул урманны чыккач та,  өйләр башлана. Күпме каз, үрдәк, кош-кортлар утлап йөрсәләр дә, урамдагы яшел чирәм  көзгә чаклы бер дә яшеллеген югалтмады. Кечкенә генә авыл булса да, агачларда кошлар сайравы, ә урамда төнгә чаклы бала-чагаларның шат авазлары тынып тормады. Ә аланында нәрсә генә үсми. Яз көне юа, җәен кузгалак, балтырган, сарана, мәтрүшкә, карлыган, кура җиләге, бөрлегән, көзен гөмбә, миләш, балан, шомырт. Ә җиләкне   җыеп  та бетерерлек түгел. Җиләк  җыярга килеп  кенә утырасың, шул арада   чиләк  тә тула. Эре кара шомырт бик уңа иде бу аланда. Без үскәндә җимеш бакчасы бар кешедә дә юк иде. Ә авыл халкы җиләк-җимешне гел урман, аланнан җыеп, кышка хәстәрләп куя. Ә хуҗалыктагы бакчада, бик күп итеп бәрәңге утырталар, кишер, чөгендер, кыяр, помидор ише яшелчәне, җәйгә җитәрлек итеп кенә үстерәләр. Ә менә кәбестәне агач  тәпәнгә күп итеп кышка тозлыйлар иде.

   Кәбестә  дигәннән, тагы  бер хатирә искә төште әле. Карамалы белән Октябрь Бүләк авыллары арасында зур яшелчә бакчасы бар иде. Елга буена урнашкан бу яшелчә бакчасында нәрсә генә үсми. Кәбестә, кыяр, помидор, кабак, чөгендер,  хәтта карбызлар үстерә  иде  бакча мөдире Хәниф абзый. Шунысы кызык, бакча койма белән әйләндереп алынмаган иде. Шушы бакчаны икегә бүлеп, авылга керә торган зур юл уза. Күпме укучы бала  иртә-кич уза аннан. Кызарып пешеп яткан помидорларга, ямь яшел кыяларга ник бер бала иелеп үрелсен. Менә бит нинди гадел булган кешеләр, хәтта бала-чагалар да. Каниф абзый өзеп биреп, үзе сыйлап җибәрә иде балаларны. Тәрбия әти-әнидән генә түгел, заманадан да тора диясем килә. Без дә бит шул замананың, шул тәрбияне алган балалары. Шундый заманалар бар иде дияргә генә калды шул.

 

Җәүһәрия ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев