Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Азнакайлыларга Айгөл Вәлиуллинадан шигъри күчтәнәч

Айгөл Вәлиуллина иҗаты.

    Көтеп үтә гомер

Көтеп үтә җирдә безнең гомер,
Кышы килсә, көтеп язларын.
Иркәләр, дип язмыш баштан сыйпап,
Бүлеп бирер, диеп назларын.

Көтеп үтә җирдә безнең гомер,
Күрешергә санап көннәрне.
Әйт, көтмичә яши аламы икән,
Җир йөзендә кемнең кемнәре?

Көтеп үтә җирдә безнең гомер,
Җылы сүзләр, якты карашны.
Көтә-көтә юылып та бетә,
Күзкәйләрнең җете карасы.

Көтеп үтә, көтеп үтә гомер,
Көтәр өчен безне яраткан.
Сабыр иткән, морадына җиткән,
Бәхет тапсын иде азактан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев