Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Азнакай шагыйрәсе Алинә Хисамиевадан шигъри күчтәнәч

Алинә Хисамиева иҗаты.

        Аклык 
Ап-ак карлар ява бүген җиргә, 
Яңа елның яңа саф кары 
Ишеп яуган аклык - җиһан өсте 
Бар тылсымы бераз, бар зары. 
 
Юып төшергәндәй гаделсезлек, 
Пакъ аклыкка чумган дөньялар 
Өем-өем аклык- шатлык ара, 
Бер пәрдә һәм ялгыз пыяла. 
 
Ак шәлләрен бәйләп акъәбиләр 
Салмак кына атлый урамнан 
Ә йөзләре әллә карлар кунып, 
Әллә хәтер барлап чыланган. 
 
Бу аклыктан хәят моңга тулган 
Нур бөркелә үткән күзләрдән. 
Карлы йомгакларга чак кушылып 
Дуслык, сөю иңә күкләрдән. 
 
Ил тормышын уйлап, ир-егетләр 
Ак карлардан тезәр күпме уй. 
Шашып сөйгән йөрәкләрне җигеп 
Бу аклыктан үтәр күпме туй... 
 
Җитез генә атлап барган җирдән 
Ябешкәндәй булдым тәр(ә)зәгә 
Әллә нигә китек иде күңел, 
Аклык җитмәү икән галәмгә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев