Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Укучыларыбызга Җәүһәрия Шәрипованың кеше язмышлары турында гыйбрәтле язмасын тәкъдим итәбез

Әй, бу язмыш дигәннәре кеше башыннан ниләр үткәрми дә, ниләр генә күрсәтми. Мин яза башлаган бу вакыйганың да герое үз гомерендә ниләр генә кичерми.

Мөслим якларында туып-үсеп, шунда гаилә корып, тыныч кына тормыш кичергәндә, авылдагы кулаклар (авылдагы хәлле кеше) исемлегенә кертелеп, Мәймүнә белән Салихҗан гаиләсен Себер якларына урман кисәргә сөрәләр. Югыйсә, бай дип тә әйтеп  булмаган инде алар хуҗалыгын. Савым сыер, бозау, җигәргә ат, кош-кортлар асраганнар. Бер ял күрмичә хуҗалыгын алып барган гади крестьян гаиләсендә халык дошманы булырлык нинди байлык булсын инде уйлап карасаң. Кызганычка каршы, мондый аңлаешсыз кимсетүләр күп булган шул ул чорларда.

Себердәге урман хуҗалыгы  поселогына көч-хәл белән барып җитә бу гаилә. Гаилә башлыгын урман кисәргә җибәрәләр, ә Мәймүнә кысан гына бүлмәдә өч бала белән кала. Көннәрдән-бер көнне Мәймүнә иренең чирләп китүе турында хәбәр ала. Салихҗанны район сырхауханәсенә салган булалар. Мәктәптә укыган ике кызын күршеләренә калдырып, күкрәк баласын алып, Мәймүнә ирен карарга сырхауханәгә китә. Ялварулы карашы белән Мәймүнәнең күзләренә карап яткан авыру ирен, кулында һәрчак көйсезләнеп яткан баласын күреп нишләргә белмәүдән эчләре өзелә аның. Ике атна дигәндә, ире аның кулында вафат та була. Мәймүнә  ирен шушы район үзәгендә җирләп калдырырга мәҗбүр була. Нәни улын күтәреп кайтыр юлга чыга, ара ерак булганлыктан, берничә көн кайта Мәймүнә. Салкын көз көне булганлыктан, бала салкын тиюдән чирли башлый һәм үпкә өянәгеннән күзләрен мәңгегә йома. Ана баласын урман юлында агачлар төбенә кабер ясап күмеп калдыра. Ә поселокта фаҗиганең чираттагысы көтеп торганын башына да китерми ялгыз ана. Кысан бүлмәгә кайтып керү белән, йөрәге күтәрә алмаслык хәбәр җиткерәләр аңа. Ике кызын да үзе сырхаухәнәдә булганда, балалар йортына алып киткәннәр. Аяк астында җир убылган кебек була мескен анага.Соңгы көчен җыеп, Балалар йортының тупсасын таптый башлый бичара. Ләкин, күпме генә йөрсә дә, кызларын таба алмый ул. Халык дошманы тамгасы сугылган ялгыз ананың зарын кем тыңласын инде, хәтта аның белән сөйләшүче дә булмый.

Шулай хәсрәт эчендә янып йөргәндә, Мәймүнә үзе кебек ялгыз ир-атны очрата. Чарасызлыктан, бераз  белешеп йөри торгач, бергә яши башлыйлар. Инде генә тормыш җайланып бара дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу вакытта аларның Әминә исемле кызлары туган була. Вахитны (ирен) сугышка алалар. Хатынына яшь бала белән авыр булуын аңлап, Вахит аңа туган ягына кайтырга киңәш бирә, үзе дә исән-сау кайтса, алар янына кайтачагын әйтә. Ирен сугышка озатып, кызы Әминә белән Мөслим якларына кайта Мәймүнә. Туган авылында да беркем көтеп тормый ялгыз ананы. Агач землянкада яшәргә мәҗбүр була ул. Өч ел буе көтү көтә Мәймүнә, шуның өчен аңа тана  бирәләр һәм ул шул сыерны сатып, өй юнәтә.

Ул өйнең матурлыгы, яктылыгы, җылылыгы... бу йортка атлап кергәч: “Әни, әллә бу оҗмаһның үземе”, дип сорадым, – дип искә ала Мәймүнә әбинең төпчек кызы 81 яшьлек Әминә апа. Ә күзендә яшь бөртекләре. 

Шулай берчак, Мәймүнә апа сыйныфташы Нәҗипне очрата. Хәл белешәләр, сөйләшеп китә болар. Шунда ул башыннан кичкән вакыйгаларны Нәҗипкә сөйләп бирә. Нәҗипнең бу вакытта  шәһәрдә Эчке эшләр бүлегендә эшләп йөргән чагы була. Шушы сыйныфташы Мәймүнәгә кызларын табарга булыша да инде. Сәрия белән Кәримә бу вакытта икесе дә гаиләле булалар. Башта ана кызлары белән хат алыша, аннан бергәләп кунакка кайталар.

Кызларның беренче кайтуларында, капка төбенә бөтен авыл халкы җыела, барысының да күзендә шатлык яшьләре. Бөтен халык елаганда, Мәймүнәнең йөрәге ничек түзде икән. Кызлар әниләре янына әледән-әле кайтып йөриләр. Кәримә исемлесе исә тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәч, улы белән әнисе янына кайтып яши башлый. Кәримәнең улы гади авыл мәктәбен тәмамлап, зур чинлы хәрби кеше булып китә. Мәймүнә апа шушы чаклы хәсрәтне ничекләр күтәрә алды икән лә, ничек чын кеше булып кала алды икән? Әле ул  авылның абыстае булып, гомеренең соңгы көннәренә чаклы авылда иң хөрмәтле кеше була. Мәймүнә әби күптән вафат, Бүгенге көнне Сәрия белән Кәримә дә гүр ияләре. Ә Әминә апа, Аллага шөкер, тыныч кына балалары тәрбиясендә гомер кичерә, ул үзе дә бүген ак әби. Менә бит язмыш кешегә нинди генә сынаулар бирми. Шуңа күрә: “Язмыштан узмыш юк”, – дигән бит халык та.

       Җәүһәрия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев