Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Чубар Абдул авылына иҗади десант төште (ФОТО+ВИДЕО)

Чубар Абдул авылы китапханәсендә “Маяк” газетасы журналистлары һәм аның каршында эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсе шагыйрәләре белән әдәби очрашу узды.

Газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов редакция эшчәнлеге, матубгатка язылу хакында сөйләп үтте. Китапханәче Миләүшә Гыймаева һәм татар теле-әдәбияты укытучысы Раушания Вәдыйгуллина очрашуны җылы итеп алып бардылар, шагыйрәләр Резеда Шәрипова һәм Ильмира Сәлахова иҗаты белән таныштырдылар. Укучылар аларның шигырьләрен укыдылар. Соңыннан авторлар үзләре дә сүз алды. Авылның мөхәтәрәм ак әбисе Зөлхәбирә Миннегалиева да үзе язган шигырьләрен укыды.

Фойеда кул эшләреннән бик матур күргәзмә куелган иде.

Журналистлар авыл уңганнары белән интервьюлар да оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев