Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакайлыларга Рәфкать Шаһиевтан шигъри күчтәнәч

Рәфкать Шаһиев иҗаты.

Мин хатынны мактыйм

Урап -урап тышта карлар ява,

Шундый матур иртә.

Пар канатлы булып яшәүләргә,

Җирдә соң ни җитә.

Янәшәңдә гомер иткән ярың,

Җанга җылы бирә.

Өйләр якты, ашлар тәмле һәрчак

Ул булганга күрә.

Дөнья булгач, төрле чагы була –

Җилләп ала көннәр.

Тик, яңадан балкып кояш чыга,

Чәчәк ата гөлләр.

Урап-урап тышта карлар ява,

– Дөнья актан ак , – дим.

Акыллылар атын мактасыннар,

Мин хатынны мактыйм.

фото: Айгуль Шарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев