Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай музеенда Шигырь кичәсе узды

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда бөек татар әдибе Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп уздылар.

"Тукай исән, җыры күңелләрдә" дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә "Гөлстан" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Нәсимә Фазлыева, Гөлчәчәк Садретдинова, Сәрвәр Хәнипова, Алина Хисамиева, район үзәк китапханәсеннән Ләйсән Габидуллиналар шәһәребезнең 6 нчы һәм 7 нче мәктәп укучылары белән очрашты. Шагыйрәләребез  шигырьләрен укыдылар, туган телебезне яратырга, өйрәнергә чакырдылар.  7 нче мәктәпнең "Әдәби туган як" түгәрәгенә (җитәкчеләре Фирүзә Кашапова) йөрүче балалар үзләре язган шигырьләре белән таныштырдылар. Соныннан  "Мин татарча беләм "  дигән уен-викторинада катнаштылар”, – дип хәбәр итә музей хезмәткәре Гөлфия Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев