Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакайның оста каләм иясе яңа китабын тәкъдим итте

Җәүһәрия Шәрипованың шигырьләре авылга, рәхәт бала чакларга алып кайтты.

Район үзәк китапханәсендә җирле каләм иясе Җәүһәрия Шәрипованың яңа гына нәшрият табасыннан төшкән “Мәтрүшкәле алан” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Анда “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, хезмәттәшләре катнашты.

Китапханәче Ләйсән Габдуллина кичәне түгәрәк өстәл артында бик җанлы итеп алып барды. Каләмдәшләре, хезмәттәшләре Җәүһәрия ханымга изге теләкләрен җиткерделәр, иҗатының халыкчан, күңелгә ятышлы икәнен билгеләп уздылар, Сәрия Сәгъдинең гармунына кушылып җырладылар.

Карамалы авылында туып үсеп, укытучы булырга хыялланса да, 43 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган Җәүһәрия Шәрипованың “Мәтрүшкәле алан” китабында яңгыраган шигырьләр һәркемне авылга, рәхәт бала чагына алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев